2 ноябрьдә республикада явым-төшем көтелми, әмма иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.
Календарь буенча кышка тагын бер адым якынайдык. Атнаның беренче көне Татарстанда салкынча һава торышы белән башланачак. Синоптиклар төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда күрүчәнлек начараю ихтималы турында кисәтә. Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2 ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем фаразланмый. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәргә мөмкин.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0...-5 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән 8 градус салкын булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +4...+9 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, соңрак көньяк-көнчыгышка күчәчәк. Аның тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк.
Казанда да явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Башкалада көндез һава температурасы +6...+8 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев