erid:2VtzquqpS7d
Яралы язмыш, сынмас рух
Безнең геройлар

Яралы язмыш, сынмас рух

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында үзенчәлекле тантана булды.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә яраланган һәм хәзерге вакытта әлеге интернат йортта яшәүче Фәнис Әхмәтҗановка “Батырлык өчен“ медале тапшырылды.

– Безнең интернатта махсус хәрби операция зонасында, яу кырында батырлык үрнәге күрсәткән кеше яши. Ул – Фәнис Муллахмәт улы Әхмәтҗанов. Бүген без аңа дәүләт бүләге тапшыру тантанасына җыелдык, – диде интернат йорты җитәкчесе Рәйсә Хөснетдинова.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча җаваплы Айдар Баһавиев һәм “Ватанны саклаучылар“ дәүләт фондының Арча районындагы социаль координаторы Алинә Латыйпова катнашты.

– “Батырлык өчен“ медале хәрби бурычларны үтәгәндә оста, инициативалы һәм кыю гамәлләр кылган, шәхси батырлык күрсәткән сугышчыларга бирелә. Россия Президенты Указы белән бу бүләк геройлык үрнәге күрсәткән Фәнис Әхмәтҗановка тапшырыла, – диде Айдар Баһавиев.

Айдар Рашатович Фәниснең күкрәгенә медаль таккач, ул инвалид коляскасыннан торып басты һәм: – Россия Федерациясенә хезмәт итәм! – дип җавап бирде.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә яраланган һәм хәзерге вакытта әлеге интернат йортта яшәүче Фәнис Әхмәтҗановка “Батырлык өчен“ медале тапшырылды.

Тантанадан соң Фәнис белән озак кына сөйләшеп утырдык. Аның язмышы белән танышкан саен, тормышның кеше алдына нинди генә сынаулар куймавына тагын бер кат инанасың.

Балалар йортыннан – Печмәнтауга

Фәнис – 1972 елгы. Печмәнтау авылында үскән.

– Чын дөресен әйткәндә, мин балалар йортында булганмын. Унбер айлык вакытымда Печмәнтаудан Рауза һәм Муллахмәт Әхмәтҗановлар мине уллыкка алган, – дип сөйләде ул.

– Тәрбиягә алган әти-әниегез сезгә карата әйбәт булдымы? Әти-әнисе турында сүз чыккач, Фәниснең йөзе яктырып китте.

– Ничек кенә әле! Искиткеч кешеләр иде алар! – диде ул, горурлык хисе белән.

Рауза һәм Муллахмәт инде күптән вафат. Урыннары оҗмахта булсын. Фәнис мәктәпне тәмамлагач, армиягә китә. Германиядә хезмәт итә. Туган авылына кайткач, тракторга утыра. Озак еллар тракторчы булып эшли. Ә буш вакытларында гармун белән мавыга. Үзлегеннән уйнарга өйрәнә.

Фәнис мәктәпне тәмамлагач, армиягә китә.

– Әти-әни башта гармун, аннан хромка, баян алып бирде. Гармунчыга кытлык заманалар иде. Сәхнәдән төшмәдем, – дип елмаеп искә алды ул яшьлек елларын. – Мәктәптә укыганда ук сәнгать белән дус булдым. Сыйныфта өч малай, унбер кыз идек. Бергәләп спектакльләр куйдык. Аннан авыл сәхнәсеннән төшмәдем. Спектакльләрдә уйнадым, концертларда катнаштым. Авыл саен чыгыш ясап йөри идек.

Армиядән кайткач, Фәнис Сөрде кызы Гөлүзәгә өйләнә. Гаиләдә Фидаил һәм Алиса исемле ике бала туа. Әмма тормышлары барып чыкмый, гаилә таркала. Бу хакта Фәниснең артык сөйләшәсе килмәде. Мин дә аның күңелен яраларга теләмәдем.

– Хәзер балалар Казанда яши. Кайтып, хәлемне белеп торалар, – диде ул.
– Алар янына китәргә уйламадыгызмы?
– Нишлим мин анда? Аларның үз тормышлары, үз мәшәкатьләре. Борчыйсым килмәде, – диде Фәнис оялчан гына елмаеп.
 “Мин дә сугышчан бурычымны үтим“, – дигән 

Россия Президенты Указы белән бу бүләк геройлык үрнәге күрсәткән Фәнис Әхмәтҗановка тапшырыла

Яшьлек еллары артта калган, инде илле яшьтән узган Фәниснең махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кылуы күпләр өчен көтелмәгән адым булгандыр.

– Безнең ярты авыл – Әфганстанда, Чечняда булган кешеләр. Миңа да ярыйдыр сугышчан бурычымны үтәргә, дидем дә тәвәккәлләдем, – диде ул.

2024 елның җәендә Фәнис Әхмәтҗанов контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Үзен яхшы сугышчы итеп таныта. Ә берсендә…

– Алты кеше сугышчан заданиегә киттек. Ике кеше генә исән-сау, әмма каты яраланып кайттык, – дип сөйләде Фәнис.

Аларны урман полосасында хәрби диңгезчеләр күреп ала. Яралыларны башта бер йортка урнаштыралар, аннары мәктәп подвалына күчерәләр. Соңрак вертолет белән Санкт-Петербургтагы госпитальгә озаталар. Фәниснең аяклары, куллары, аркасы җитди зыян күрә. Алда аны озак дәвалану, авыр тернәкләнү чоры көтә.

Әмма кайчак тормышның иң авыр сынаулары көтелмәгән бүләк тә алып килә

Яралар аша табылган туганнар

Әмма кайчак тормышның иң авыр сынаулары көтелмәгән бүләк тә алып килә. Фәниснең госпитальдә ятуы аңа күп еллар буе билгесез булган туганнарын табарга ярдәм итә.

– Госпитальдә ятучыларның туганнарын эзләүдә ярдәм итү максатыннан бер кеше килде. Мин дә эзләтеп карарга булдым. Фото җибәрделәр. Фотодагы кеше нәкъ мин инде. Шулай итеп, өч энекәшем, бер сеңлем барлыгын белдем. Барысы да Чувашиядә яши. Ни өчен балалар йортына эләгүем белән артык кызыксынмадым. Хәзер аннан ни файда? – диде Фәнис.

Ул үзенең милләтен дә шул вакытта белә. – Милләтем буенча чуваш булып чыктым. Тик мин бөтен барлыгым белән – татар, – диде ул.

Күпмедер вакыттан соң Фәнисне Казандагы госпитальгә күчерәләр. Аннан туган авылына кайтаралар. Сеңлесе аны эзләп авылга килә. Шулай итеп, алар очраша. Энесе дә Фәнисне Чувашиягә алып китеп, кунак итеп кайтара. Күп еллар буе бер-берсен белми яшәгән туганнарның шулай табышуы – язмышның үзе бер могҗизасы түгелмени?!

“Биредә миңа бик ошый“

Госпитальдән кайткач, Фәнис авылда күпмедер вакыт эшләп тә йөри, сакта да тора. Әмма яралары үзен сиздерә: соңгы вакытта аякларын көзән җыера башлый, хәле начарлана, урын өстенә кала. “Ватанны саклаучылар“ дәүләт фондының райондагы социаль координаторы Алинә Латыйпова авыл җирлеге белән элемтәгә кереп, Фәнисне Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортына урнаштыру мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итә.

– Биредә миңа бик ошый. Шундый яхшы карыйлар. Чын күңелдән рәхмәтлемен барысына да, – ди Фәнис.
– Әйе, МХО ветераны буларак, аны махсус тернәкләндерү үзәкләренә җибәрү мөмкинлеге дә бар. Әмма ул беркая да китәргә теләми, – дип аңлатты Рәйсә Хөснетдинова.

Гармун тавышы тынгач та, күңелдә шул көй яңгырап калды.

Фәнис өчен хәзер интернат йорты үзенә бер җылы ояга әйләнгән. Биредә аны аңлыйлар, кайгырталар, кирәк чакта ярдәм итәләр.

Әңгәмәбез ахырында Фәнис кулына гармунын алды да татарча көй сузып җибәрде. Шул мизгелдә аның йөзе бер яктырып китте, бер уйчанланды. Әйтерсең лә, күпне кичергән йөрәгендәге хисләрен, әйтеп бетерә алмаган сүзләрен гармун телләре аша башкаларга җиткерергә тырышты.

Бүген аның күкрәгендә – яу кырындагы батырлыгы өчен бирелгән медаль. Ә кулларында – яшьлек елларыннан бирле аерылмаган гармуны. Берсе аның сугыштагы кыюлыгын таныса, икенчесе күңелендәге моңны, тормышка булган мәхәббәтен саклый. Язмыш Фәнисне күп сынаган. Балалар йортыннан башланган тормыш юлы, яу кыры, авыр яралар, еллар үткәч табылган туганнар... Боларның барысын да кичергәннән соң да ул күңелендәге моңын югалтмаган.

Гармун тавышы тынгач та, күңелдә шул көй яңгырап калды. Фәнискә алдагы көннәрендә тынычлык, сәламәтлек, якыннарының җылысын тоеп яшәвен телисе килә. Яралы язмышына карамастан, рухы сынмасын, күңелендәге моңы беркайчан да тынмасын!
 


Нет комментариев