erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Казанда 1 меңгә якын чара көтелә

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүдә Казанның студент яшьләре актив катнашачак

Татарстан башкаласында Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында октябрьдән декабрьгә кадәр 1 меңгә якын чара узачак. Бу хакта Казан башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

Аерым алганда, 4 ноябрьдә, бәйрәм көнендә шәһәр халкын берничә якты вакыйга көтә: «Крутушка» шифаханәсендә Кадыш торак массивы мәдәният йорты оештыра торган «Халыклар җаны» IV шәһәр фестивале, Вознесенское торак массивы мәдәният йортында «Бер ил – бер гаилә» күргәзмәсе, «Оперение» иҗади үсеш студиясеннән «Бердәмлек музыкасы» композициясе.

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүдә Казанның студент яшьләре актив катнашачак. 3 ноябрьдә Казан Яр буенда беренче тапкыр Студент яшьләр йөреше була. Югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортларының 1 меңгә якын студенты халык костюмнары киеп һәм флаглар тотып яр буе буйлап узачак, төрле халык вәкилләренең һәм дөньяның төрле илләреннән килгән студентларның бердәмлеген күрсәтәчәк. ТУЛЫРАК


Нет комментариев