Ярминкә ул кирәк әйбереңне алу өчен кирәк.
Ярминкәдә бәяләр ничек булды икән дип кызыксынучылар бар. Ярминкәгә сәг.9да карп балыгы алырга чыктым. Ярминкәгә килеп керүгә Яңасала авыл җирлеге һәркемне чәй эчәргә чакырып тора.
Өстәлдә тәм-томнар. Рәхмәт дими, ни дисең инде аларга. Чәй эчеп тормадым, юлымны дәвам иттем.
Матур кызыл алмаларны 140-150 сумнан, грушаны 180 сумнан алырга була иде. Мунча миңлеген 150-200 сумнан тәкьдим итеп торалар. Бик матур бройлер, үрдәк, каз түшкәләре бар. Бер үрдәк күпмегә төшә дигәч, 1700-1800 сумга, диделәр. Каз түшкәсе 2 мең сумнан артып китә.
Ашлыкка килгәндә, арпаны 13 сумнан сатып бетердек, кукуруз, борчак кына калды диделәр. Сәг.9лар тирәсендә сөтне дә сатып бетергәннәр иде инде. Ә менә күркә, тавык итләре, фаршлары, рәхим итеп, ал гына.

Карп балыгы бар иде. Карпның килосы күпме тора дип сорарсыз. Белмим. Өч балык үлчәттем дә, 1350 сум акчамны түләдем дә китеп бардым. Балыклар 2 килога җитмәгән иде. Зурракларны алып бетерделәр, диде сатучысы.
Балык алып, ярминкәдән бик канәгать булып кайтып киттем. Ярминкә ул халыкка шуның өчен кирәк - кирәк әйбереңне алу өчен. Һәм арзанракка!
Нет комментариев