erid:2VtzquqpS7d
Арчада картинг буенча ярышлар үтте
Арча яңалыклары

Арчада картинг буенча ярышлар үтте

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз.

Бүген Арчада картинг буенча ярышлар үтте. Анда Арча укучылар сараенда шөгыльләнүче балалар катнашты.Ярыш киеренке барды

Яңгыр да куркытмады аларны. Күренеп тора, яратып йөриләр. Тренерлары Надир Исмәгыйлевның да бу эшкә чын күңелен биргәнлеге күренеп тора.Надир Исмәгыйлев

Ярышлар вакытында читтән генә аны күзәттем. Һәр бала турында кайгырта, алар өчен борчыла, киңәшләрен бирә, мактый. Шундый тренерлар күбрәк булсын иде.

Шулай да бер фикерем һәм өстәп бер тәкьдимем бар.

Фикерем: ярыш булгач, әлбәттә инде, барысының да җиңәсе килә. Әмма ул иң җитезләр, өлгерләр, осталарга гына бирелә. Әмма ул җиңү тигезләр арасында яулансын иде.

Бу фикер белән нәрсә әйтергә телим? 3-4 ел шөгыльләнгәннәр белән яңа килгәннәр арасында, аларның яшьләре арасында да аерма бар. Бәлки, 1-4 сыйныфларны бөтенесен бергә түгел, ә 1-2 һәм 3-4 сыйныф укучыларын аерым ярыштырыргадыр? Шулай дөресрәк булмыймы?

Бу шәхсән минем фикер. Оештыручылар яхшырак белә, әлбәттә. Шулай да, уйлап карарга җирлек бар, дип уйлыйм.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев