27 июль төнендә чыккан янгында Кукмара районы Олыяз авылында яшәүче Корбановлар гаиләсенең йорты һәм каралты-курасы янып беткән. Күршеләре - Ганиевлар гаиләсенең мунча, абзар, гаражы көлгә әйләнгән. Шөкер, корбаннар юк ("Интертат", Казан, Гөлназ Хәбибуллина).