erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадагы юл һәлакәтендә катнашкан тагын бер кеше вафат булган

Туганнарына сабырлыклар телибез

28нче июль көнне Арчада кеше үлеме белән тәмамланган коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.

Казан ягыннан килгән "Калина" автомобиле каршы як полосага чыга, “КамАЗ” машинасына килеп бәрелә һәм юл кырыена чыгып оча. Нәтиҗәдә, бер пассажир (хатын-кыз) һәлак була, дүрт кешене төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.

Без һәлакәт булган урынга бардык. Машинадан тимер өеме генә калганны күреп өнсез булдык. Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗиннан һәлакәтнең сәбәбе турында сораштык. “Әлегә нидән килеп чыгуы турында җавап бирә алмыйбыз. Җиңел машина йөртүче йоклап киткән, дигән версия дә бар. Әмма ул төгәл түгел. Сәбәбе тикшерүләрдән соң билгеле була”, –диде ул.

Икенче көнне һәлак булган хатын-кызның тумышы белән Түбән Атыдан икәнлеге, фатир алып кызы белән Арчада яшәгәнлеге билгеле булды. 52 яшьлек Гөлсинә Нәҗмиева ялгызы тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле бала үстергән. Кызын аякка бастыру өчен ул бөтен көчен куйган, кулыннан килгәнчә бөтен дәваларны кулланырга тырышкан. Бу юлы да 16 яшьлек кызы белән Казаннан хастаханәдән кайтып килеше булган. Тик... Арчага кайтып җитәргә санаулы километрлар гына калгач... Эх, күрәчәк...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу юл һәлакәтендә Гөлсинә үзе шунда ук һәлак була, ә кызы авыр тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк астаханәсенә озатыла. Аннан аны вертолет белән Казанга балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

– Гөлсинәнең бер якын туганы да юк. Ярырга алып киткән җирдән алып кайту, күмү мәшәкатьләрен оештыруны күршеләре, Түбән Аты авылы халкы үз өстенә алды. Кызы тернәкләнә генә күрсен иде инде. Әлегә аның ни хәлдә икәнен белә алмыйбыз, – диде Түбән Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова.

Соңрак бу һәлакәттә авыр тән җәрәхәте алган тагын бер кешенең вафат булуы турында ишеттек. Аның 2003 елгы Балтач районы Ор авылының бер дигән спортчы егете Тукай Һадыев булуы турында Инстаграм битеннән укып белдек.

Мәрхүмнәрнең туганнарының авыр кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз, зур сабырлыклар телибез. Ә бүген хастаханәдә булганнарына тизрәк сәламәтләнеп чыгуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X