erid:2VtzquqpS7d
Арчадан алтын юбилярлар Хәлимә һәм Илфат Шигабиевлар: «Балалар бәхетле булсын»
Арча яңалыклары

Арчадан алтын юбилярлар Хәлимә һәм Илфат Шигабиевлар: «Балалар бәхетле булсын»

Арчада яшәүче Хәлимә һәм Илфат Шигабиевлар шушы көннәрдә илле еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

Илле ел гомер - елга кичү генә түгел. Ярты гасыр, дигән сүз. Шуның кадәр вакыт иңне-иңгә куеп яшәгән парларга тьфу-тьфу, күз тимәсен, дияргә генә кала.

Яшьләргә үрнәк пар

Илфат Шиһабиевны, якыннан булмаса да, электән беләм. Эш буенча еш аралашырга туры килә иде. Һәрвакыт йөзендә елмаю балкый, сабыр гына холыклы, кешегә каты бәрелә белми, йомшак сүзле - аның турыда шәхсән минем фикерем шундый. Ә Хәлимә ханымны сайлауга килгәндә беренче тапкыр күрдем һәм, шунда ук, күңелемә якын килде ул. Бер-берсенә пар килгәннәр, тигезлектә озак гомер итсеннәр, дидем эчемнән генә. Үзем кулга-кул тотынып килгән шушы затлы парны күзәттем. Ничек, күз тимәсен, димисең инде. Менә ул яшьләргә үрнәк пар шундый була!

Кулга кул тотынып керделәр, парлашып чыктылар

- Ничек һәм кайда таныштыгыз? Сер булмаса, әйтегез әле, - дидем.

Бер күрүдә гашыйк булдым

Хәлимә ханым күзләре белән генә елмаеп, Илфатка ым какты. Ул сөйләсен, янәсе. Анысы хатынының күз карашыннын барын да аңлап алды һәм йомшак кына итеп сүз башлады.

- Мин армиядә вакытта энем язды. Бел аны, анда беркем белән дә танышма. Без сиңа менә дигән кыз күзләп куйдык, дигән юллар бар иде хатта.Ул чакта аңа артык игьтибар да ителмәгәндер инде. Әмма кайткач..., - диде ул хатынына елмаеп карап. - Урамда утын кисәбез. Безнең янга бер кыз килә. Шундый чибәр. Ул күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзләре генә ни тора. Бер күрүдә гашыйк булдым. Абыйлар әйткән кыз, Хәлимә булып чыкты. Икенче очрашканда: "Бер елдан өйләнешәбез", - дидем.

Һәм егет сүзендә тора. Бер елдан гөрләтеп туй ясыйлар.

- Мин үзем Олы Мәңгәрдән. Илфатның сеңлесе белән бергә эшләдек. Аларга кунакка кайтып йөри идем. Шулай төпләнеп тә калдым, - диде Хәлимә ханым иренең сүзләренә өстәп.

Матур гына яшәп китәләр. Хәлимә ханым гомер буе балалар бакчасында эшли, Илфат 18 ел сеьхозхимиядә, аннан сәүдә базасында. Шуннан лаеклы ялга да чыгалар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Наилнең дә, Наиләнең дә үз гаиләләре. Өч оныклары бар. Иң олысы Азалия мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, олимпиадаларда җиңүләр яулап, хәзерге вакытта Мәскәүдә белем ала. Ике оныклары мәктәптә, унынчы һәм дүртенче сыйныфта укый.Алтын туйларын ЗАГС бүлегендә үткәрделәр, бүлекнең

Балалары өчен алар һәрвакыт ышанычлы таяныч, тормышта дөрес юл күрсәтүче үрнәк була. Алар биргән мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре, хезмәт сөючәнлек, белемгә омтылыш һәм кешеләргә игелекле мөнәсәбәт  күңелләрендә гомерлеккә уелып калган. «Әтиемнән алган иң зур байлыгым – ул биргән тәрбия, тормыш дәресләре һәм, әлбәттә, әни белән бергә безгә бүләк иткән мәхәббәт», – ди кызлары Наилә.

Балалар тормышта үз юлларын тапкан, оныклар үсеп җиткән, алар хәзер үзләре өлкәннәргә терәк, ярдәмче. Үзләре әле, сөбханалла, бик яшь күренәләр. "Өйдә нишлисез?" - дип кызыксындым, үз йорты белән яшәгән кешенең эше буа буарлык булуын аңласам да.

Кунакчыл гаилә

- Бездән кеше өзелми, - диде Хәлимә ханым үзенчә бер горурлык белән, аннан сөйлә инде, дигәндәй, иренә карады.

- Ике яктан да туганнар белән аралашып яшибез. Без үзебез җиде туган. Әти баласы, әни баласы, уртак балалар, дип йөрибез. Әнинең ире сугыштан кайтмаган, бер бала белән калган. Әтинең тормышы барып чыкмаган, аерылышканнар, ничек алай булгандыр, бала әтидә калган. Икесе кушылып яши башлагач, биш бала туган. Безнең дуслыкка көнләшерлек. Бер-беребез өчен нишләргә белми торабыз. Туганнарым - минем горурлыгым, - диде Илфат Шиһабиев.Балалары, туганнары белән горурланалар

Безнең турыда язмагыз, кирәкми, дисә дә Хәлимә ханым, язмый кала алмадым.  Яшьләргә үрнәк булырдай мондый гаиләләр күп түгел. Тигезлекләреннән аермасын.

Хәлимә һәм Илфат Шиһабиевлар сайлауга кулга-кул тотынып керделәр һәм парлашып чыктылар.


Нет комментариев