erid:2VtzquqpS7d
“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле сайлауларда үз тавышларын бирде
Арча яңалыклары

“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле сайлауларда үз тавышларын бирде

Алар сайлау участогына килүчеләрне дә җыр-моң белән каршы алды

Сайлау көннәрендә район тормышында актив катнашучы коллективлар да гражданлык бурычын үтәргә ашыкты. “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле әгъзалары Арчаның икенче мәктәбендә урнашкан сайлау участогына бергәләп килде.

"Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле айлау участогына килүчеләрне дә җыр-моң белән каршы алды
"Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле айлау участогына килүчеләрне дә җыр-моң белән каршы алды

Ансамбль әгъзалары сайлау участогында кирәкле процедураларны үтәп, бюллетеньнәр алды һәм үз тавышларын бирде. Коллектив үзләренең гражданлык бурычларын гына үтәп калмады, ә сайлау участогына килүчеләр өчен үзләренең иҗади чыгышларын тәкъдим итте. Коллектив башкарган җырлар һәм биюләр сайлаучыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.

“Безнең өчен сайлау көне – ул балачактан ук зур бәйрәм, – ди “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина. – Бүген без ансамблебез белән үзебезнең матур җырларыбыз белән сайлаучыларны каршы алабыз. Шулай ук үз тавышларыбызны бирәбез. Инде илләребезгә тынычлык килсен, күкләребез аяз булсын иде. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез тугына якларына, әти-әниләре, балалары янына җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтсын иде”,

 


Нет комментариев