19 сентябрьдә районыбызда бердәнбер исән булган Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногманов РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда үз тавышын бирде.
Арчаның 1 номерлы урта мәктәбендә урнашкан участок сайлау комиссиясе әгъзалары аны өенә килеп сайлатты.
Тәлгать агага киләсе елның 5 июнендә 100 яшь тула. Зур хезмәт юлы узган кеше ул. 7 ел хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Аннан кайткач пенсиягә чыкканчы коммуналь хезмәтләр оешмасында шофер булып эшләде
Нет комментариев