erid:2VtzquqpS7d
“Егетләргә чын күңелдән ярдәм итәсебез килә”, - ди Гөлназ Әхмәтгалиева
Арча яңалыклары

“Егетләргә чын күңелдән ярдәм итәсебез килә”, - ди Гөлназ Әхмәтгалиева

Без рәхәттә яшибез. Аларга анда ничек, дип уйлыйсыз? Шул турыда онытмасыннар иде.

Арчада яшәүче Гөлназ һәм Фәрит Әхмәтгалиевлар да сайлауга барып, үз тавышларын бирде. "Махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, егетләр исән-сау өйләренә кайтсыннар", - дип телибез", - диде алар. 

Арчада яшәүче Гөлназ һәм Фәрит Әхмәтгалиевлар 2022 елдан бирле махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм итә. Алар азык-төлек әзерли, шәмнәр ясый, егетләр сораган кирәк-яракларны табып, гуманитар ярдәм составында җибәрә.

Волонертлар сайлауда катнашты

«Үзебезне күрсәтү өчен эшләмибез»

Гөлназ Әхмәтгалиева волонтерлык эшенә 2022 елның ноябрендә кушыла. Ул как, кайнатма, яшелчәләрдән төрле ризыклар әзерләп, гуманитар ярдәм җыючыларга тапшыра башлый. Соңрак бу эшкә ире Фәрит тә кушыла.

– Башта Фәрит читтән генә күзәтеп йөрде. Аннары мин әзерләгән әйберләрне гуманитар ярдәм җыючыларга илтеп тапшыра башлады. Шулай итеп, үзе дә сизмәстән, ул да бу эшкә кереп китте, – дип сөйли Гөлназ.

Әхмәтгалиевлар гаиләсе республика күләмендә узган төрле чараларда да катнаша. Шуларның берсе – «Чаша» гаилә үзәгендә узган очрашу. Анда 13 гаилә катнашкан.

– Без бу эшне үзебезне күрсәтү өчен башкармыйбыз. Чын күңелдән егетләребезгә ярдәм итәсебез килә, – ди Гөлназ.

Кешегә күрсәтер өчен эшләмиләр

«2800гә кадәр санадым, аннан санауны туктаттым»

Волонтерлык эшенә Әхмәтгалиевлар яшәгән Фабричная урамы халкы да кушыла. Берничә йорт берләшеп, махсус шәмнәр ясый башлый.

– 2800гә кадәр санадым, аннан санауга вакыт әрәм итмәдем. Чиксез күп булды ул, – ди Гөлназ.

Шәмнәрдән тыш, гаилә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен азык-төлек тә әзерли. Моның өчен үзләренең бакчасында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешне файдаланалар.

Үзләре үстергәнне егетләргә җибәрәләр

Әхмәтгалиевлар хуҗалыгында помидор, башка яшелчәләр үстерелә. Алардан төрле ризыклар, ашлар, кайнатмалар, каклар һәм компотлар әзерлиләр.

– Июнь-июль айларында ипи пешердем. Сентябрьдән башлап яшелчәләрдән төрле әйберләр ясыйм, ашлар әзерлим. Егетләр шуларны сорый. Кайнатмалар, каклар әзерлим. Әле менә компотлар ясыйм, – ди Гөлназ.

Әзер ризыкларны волонтерлар аша һәм кыска вакытлы ялга кайткан якташлар белән махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр.

Быел яңгырлар аркасында гаиләнең бакчасы һәм теплицасы да зыян күргән. Уңышның бер өлеше юкка чыккан. Әмма бу аларны туктатмаган.

– Егетләр көтә. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелмибез, – ди Гөлназ.

Гөлназ һәм Фәрит Әхмәтгалиевлар

«Фәрит егетләр сораган бөтен әйберне таба»

Гуманитар ярдәм әзерләүдә Фәрит Әхмәтгалиевның да өлеше зур. Ул егетләр сораган кирәк-яракларны табу, сатып алу һәм җибәрүне оештыра.

– Аның эше бик күп. Ул егетләр сораган бөтен әйберне – запас частьлармы, төзелеш кирәк-яракларымы – барысын да таба һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрүне оештыра. Күп вакыт, тырышлык таләп итә торган эш. Әмма Фәрит зарлана белми, – ди Гөлназ.

Гаилә кирәкле савытларны һәм азык-төлекне үз акчасына да сатып ала. Моның өчен өйдә акчаны аз-азлап җыеп бару гадәте кертелгән.

– Кешеләр диңгез буена ялга бару өчен банкага акча җыйса, без яу кырындагы егетләргә ярдәм әзерләү өчен җыябыз. Алай, ничектер, сизелми, – ди ул.

«Ярдәм итегез, күңелегез тыныч булыр»

Гөлназ һәм Фәрит Әхмәтгалиевлар өчен волонтерлык – көндәлек тормышларының бер өлеше. Алар мөмкинлеге булган һәр кешене якташларга ярдәм итәргә чакыра.

– Кешеләр хәзер ярдәм итәргә бик атлыгып тормый. Әмма мөмкинлек булганда, кулдан килгәннең барысын да эшләргә иде. Безнең ирләребез, улларыбыз янда. Ә яу кырында кемнәрнеңдер ирләре, уллары бик авыр шартларда. Булышыгыз, күңелегез тыныч булыр. Алар бездән ярдәм көтә, – ди Гөлназ Әхмәтгалиева.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев