Гомере буе сайлауда катнашкан ветеран читтә кала алмый.
Төбәк- Чокырча авылында 40 елдан артык балалар укыткан Нина Михайловна Лукахинага быел 90 яшь тулды. Гомере буе сайлауларда катнашып килде ул. Бүген дә сайлауның беренче көнендә үк үзе теләгән кандидатка үз тавышын бирде. Чөнки ул ил сәясәтеннән, язмышыннан читтә кала алмый.
Укучысы, Арчаның 7нче мәктәбендә урнашкан 949 сайлау комиссиясе әгьзасы Лилия Шәмсетдинова урна һәм бюллетеньнәр белән ветеранның өенә барды.
Тавыш биргәч, ветеран бүгенге тормышның әйбәт булуын әйтте һәм теләкләрен белдерде: "Тынычлык булса, бар да була!".
Нет комментариев