Яшь сайлаучы үз тавышын Арчаның 6нчы мәктәптә урнашкан сайлау участогында бирде.
Арчадан Айзилә Усманова Бөтенроссия юстиция университетының Казан филиалында укый. Сайлау көнендә ул беренче тапкыр үзенең гражданлык хокукыннан файдаланып, тавыш бирүдә катнашты.
“Бүген мин беренче тапкыр сайлауларда катнаштым. Кызык та, дулкынландыргыч та, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Айзилә. – Элегрәк әти-әнинең ничек сайлаганын карап торсам, бүген үзем үз фикеремне белдердем. Җаваплылык хисе артты”.
Айзиләгә өчен бу көн истәлекле вакыйга белән генә түгел, истәлекле бүләк белән дә истә калачак. Беренче тапкыр тавыш бирүче буларак, аңа истәлеккә бүләк тапшырылды.
Нет комментариев