Зәй районының Әхмәт авылында яшәүче Флера апа Шәймәрданова көн дә балыкка йөри. Аны авылда «балыкчы килен» дип йөртәләр. Ире Раиф абыйга да үз чирен йоктырган ул. Хатынының: «Әйдә, балыкка», – дигән сүзе җитә аңа. Көне буе бер балык эләкмәсә дә, исләре китми. ("Ватаным Татарстан")