erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без - яңа буын сайлаучылары

Яшь сайлаучылар көне кысаларында интеллектуаль уен узды

Яшь сайлаучылар көне кысаларында Яңа Кенәр авыл китапханәсендә уздырылган "Без - яңа буын сайлаучылары" дип исемләнгән интеллектуаль уен авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Әгьзам Әдһәм улының чыгышы белән башланды. Әгьзам Әдһәмович укучыларга сайлау компаниясе нәрсә ул, ни өчен сайлаулар уздырыла, халык өчен нинди файдасы барлыгы турында мәгьлүмат бирде. Шулай ук, укучыларга Арча районы территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан бирелгән значокларны тапшырды. Алга таба китапханә мөдире Файзрахманова Лилия Фердинант кызы сайлау комиссияләренең эшчәнлеге турында, сайлау участокларындагы эш барышы буенча мастер класс уздырды. Соңрак укучылар белән сайлау комиссиясенең эшчәнлеге буенча интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар арасыннан сайлау комиссиясе төзелеп, сайлауга килгән укучылар белән сайлау узды. Укучылар уен барышында ил президентын сайладылар.

Әлеге хәбәр Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсеннән алынды

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X