Арча районында иртәнге 8дән барлык 62 сайлау участогында да кызу эш башланды. Райондашлар өч көн дәвмында Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда үз тавышларын бирәчәк.
Арчада әле бер генә ел яшәүче Зимфира һәм Айдар Рамазановлар сайлауга гаилә белән килгән иде. Алар 935 номерлы участокта тавыш бирде. Теркәлү урыннары Казанда булса да, яшәгән җирдә тавыш бирүне кулай күрә алар.
«Теркәлү урыны мөһим түгел, яшәү урыны мөһим. Беренче тапкыр Арчада тавыш бирдек. Чөнки без монда яшибез, эшлибез, балалар монда укый. Кызларыбызга үрнәк күрсәтергә тырышабыз, киләчәкне гаилә белән сайлыйбыз», – диде Зимфира Рамазанова.
Гаилә башлыгы районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе хезмәтен башкара. «Яшәгән урыныбызны ярату, шул мәхәббәтне балаларда тәрбияләү – безнең бурыч», ди Айдар Рамазанов.
Нет комментариев