erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

“Бөтен гаилә белән сайлауларга” фотобәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле

Бәйге кысаларында барлыгы өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 смартфоны уйнатылачак.

Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга» («Всей семьей на выборы») республика фотоконбәйгесенең беренче ике җиңүчесе билгеле булды. Алексей Афаныкин һәм Евгений Кондаковның һәрберсенә бүләккә iPhone 17 смартфоны тапшырылды, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Җиңүчеләр турындагы мәгълүмат «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркемендә урнаштырыла.

Фотобәйге 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Анда Татарстанда яшәүче гаиләләр катнаша ала. Моның өчен 18 сентябрьдә сәгать 8.00дән 20 сентябрьдә сәгать 20.00гә кадәр гаилә белән сайлау участогына барган мизгелдән фото урнаштырырга һәм #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларын куярга кирәк.

  • Бәйге кысаларында барлыгы өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 смартфоны уйнатылачак.

Нет комментариев