Искиткеч матур көн бүген. Арча урамнарында аеруча җанлылык. Күпләр инде сайлау участоклары ачылганчы ук килеп җиткән. Музыка уйнап тора, халык бер-берсен бәйрәм белән котлый. Тавыш бирү өч көн барса да, күпләр беренче көнне үк гражданлык бурычын үтәргә ашыга.
Арча педагогия көллиятендә урнашкан 937 номерлы сайлау участогында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов хатыны Гөлфия ханым белән тавыш бирделәр.
Мин үзем район мәдәният йортында урнашкан 939 номерлы участокта тавыш бирдем. Монда да сайларга килүчеләр күп иде. Бик җылы каршы алдылар, рәхмәт әйтеп озатып калдылар. Үзләренә дә рәхмәт
Нет комментариев