Бүген иртән Арча шәһәренең 5нче гимназиясендә урнашкан 938нче сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Бирегә килгән сайлаучыларны җылы сүзләр һәм җыр-моң белән каршы алалар.
Участокта иртәдән үк үзенчәлекле бәйрәм рухы сизелә. Сайлаучыларга игътибар һәм хөрмәт күрсәтелә, ә музыкаль чыгышлар тавыш бирү көненә күтәренке кәеф өсти.

Мондый мохит кешеләрне бергә җыю, туган як өчен мөһим көннең әһәмиятен тою мөмкинлеге бирә. Һәр сайлаучы үз гражданлык бурычын үтәп, ил һәм төбәк киләчәгенә кагылышлы карарын белдерә.
938нче участокта тавыш бирү процессы дәвам итә. Сайлау көнендә үз тавышын бирергә килгән һәр кешене җылы каршы алырга тырышалар.
Нет комментариев