erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Наласада сайлаучыларны бүләкләр белән каршы алдылар

Бүген Наласа мәдәният йортында урнашкан 945нче сайлау участогында тавыш бирү оешкан төстә башланды. Участок сайлау комиссиясе бу көнне үзенчәлекле игътибар белән билгеләп үтәргә булган.

 

Сайлау комиссиясе бүген туган көннәрен билгеләп үтүче биш сайлаучы, тормышларында беренче тапкыр тавыш бирүче сигез яшь сайлаучы һәм ике өлкән сайлаучы өчен бүләкләр әзерләгән.

Наласа сайлау участогында беренче сайлаучыларга бүләкләр тапшыру мизгеле.

Иртәдән үк участокка килеп, беренчеләрдән булып тавыш биргән Гөлчәчәк һәм Самат Гыйбадуллиннар да комиссия рәисе Римма Хөсәенова кулыннан истәлекле бүләкләр алды.

Сайлау комиссиясе рәисе Римма Хөсәенова беренче тапкыр сайлаучы Гүзәлия Сәләхетдиновага бүләк тапшырды

 

945нче участокка Наласа һәм Урта Бирәзә авылларында яшәүчеләр килә. Сайлаучылар тавыш бирүдә катнашып, илгә тынычлык һәм киләчәк көннәргә иминлек теләкләрен белдерәләр.

Фото өчен alt: Наласа сайлау участогында беренче сайлаучыларга бүләкләр тапшыру мизгеле.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев