Мондый очрашулар яшь буынга ил тарихын тирәнрәк аңларга, тынычлыкның кадерен белергә һәм Ватанны яклаучыларга хөрмәт белән карарга ярдәм итә.
«Алгарыш» яшьләр үзәгендә 7нче мәктәп укучылары өчен «Каһарман белән диалог» дип исемләнгән очрашу узды.
Очрашуда махсус кунаклар – хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Нәфис» хәйрия фондының махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ярдәм комитеты консультанты Данил Фаттахов һәм махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе Динар Абдуллин катнашты.
Укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, ветераннарның тормыш һәм хезмәт юлы, башларыннан кичергән вакыйгалары турында сөйләштеләр.
Мәгьлумат "Алгарыш" яшьләр үзәгенең МАХтагы төркеменнән алынды
Нет комментариев