Татарстанда 1,1 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җире урман фондына күчерелә
Татарстанның сигез районындагы 1,1 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җире урман фонды составына кертеләчәк. Тиешле закон проекты республика Дәүләт Советының VII чакырылыш 24нче утырышында хупланды.