erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 1,1 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җире урман фондына күчерелә

Татарстанның сигез районындагы 1,1 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җире урман фонды составына кертеләчәк. Тиешле закон проекты республика Дәүләт Советының VII чакырылыш 24нче утырышында хупланды.

Текст подготовлен 

Яңа үзгәрешләр Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә һәм Саба районнарындагы җир кишәрлекләренә кагыла. Республика җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин аңлатканча, әлеге территорияләр авыл хуҗалыгы эшләре алып бару өчен яраксыз.

Җирләрне урман фонды категориясенә күчерү Татарстанның территориаль планлаштыру схемасында да каралган. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габдеганиев билгеләп үткәнчә, бу 2026 елның 1 мартыннан гамәлгә кергән яңа тәртип нигезендә каралган беренче шундый закон проекты.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев