Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе базасында һөнәри осталык буенча республика конкурсының «Автосессия – 2026» финалы узды. Быелгы бәйге ЮХИДИ оешуга 90 ел тулуга багышланган иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Арча агросәнәгать көллияте командасы командалар арасында 1 урынга лаек булды, дип хәбәр итә район башлыгы матбугат хезмәте
Колледж данын түбәндәге студентлар яклады:
- команда капитаны Кирилл Петров;
- Айназ Мәминов;
- Рәдис Хафизов.
Команда җитәкчесе — махсус фәннәр укытучысы Р.Х. Зәйдиев.
Шәхси беренчелектә дә колледж студенты Рәдис Хафизов уңышка иреште — ул 2 урынны яулады.
Нет комментариев