“Һәркем туган җирен, балачагын, укыган елларын сагынып искә ала. Бу еллар – кеше гомеренең кабатланмас матур мизгелләре. Балалар үсеп җиткәч, лаеклы ялга чыккач үткәннәрне сагынып еш искә ала башлыйсың“, - ди Яңа Кенәр авылында гомер итүче хәбәрчебез Габделбәр Сабиров
“Хәзерге Әтнә районына кергән 82 йорты булган Иске Җогып авылында сугыштан соң туган 1946-47 елгы малайлар 19 идек, ә кызлар бик аз – дүртәү генә. Телевизор, телефоннар юк заманнар, әле электр уты да безнең авылга 1962 елда гына килде. Беренче сыйныфка укырга кергәч керосин лампасы яктысында дәрес хәзерли идем. Клубта атнага бер тапкыр балаларга биш тиенгә кино күрсәтәләр иде. Аны бик куанып карый идек“.
Кышын чаңгы, чана шуалар. Ат чанасына төялеп таудан шуарга яраталар. Тау башлары такыраеп бетә. Аякларга киез итекләр киеп, таяк башын кәкрәйтеп, алка урынына каткан ат тизәгенә сугып хоккей уйныйлар. Окоп-лар ясап солдат уеннары һ.б. Караңгы төшкәч карга батып, бозга каткан киемнәр белән өйгә кайтып керүләр... Боларны ничек онытасың? 5нче сыйныфка күрше авылга 30 градуслы салкыннарда да укуга йөрүләр. Гел хәрәкәттә, саф һавада булу сәламәтлек өчен дә файдага булган икән.
Гап-гади авыл баласы ул. 13-14 яшькә җиткәч бригадир бер көн дә эштән калдырмый. “Кайвакыт әти үзенә сорап ала иде, колхозга такта яру өчен. Әти бүрәнә өстендә, мин җеп сызыгын карап, пычкыны аска тартам. Атлы эшләргә дә күп йөрдем. Әни иртүк тәмле йокыларымнан: “Улым тор, эшкә барасың бар“, – дип уята иде.
Төньяк флотта хезмәт итә
Унберенче сыйныфны тәмамлагач Казан кооператив техникумына укырга керә ул. Өч айга якын укыгач армия хезмәтенә алалар. Төньяк флотта хезмәт итә. Бер ел хезмәт итүгә февральдә әтисе, июньдә әнисе үлә. Авылдагы йортны буш калдырасы килми егетнең, армиядән кайтуга колхоз рәисе Хәмбәл Шәрәфиев янына килә. “Бик әйбәт булыр, клубка кеше кирәк“, – ди рәис. “Син армиягә кадәр нишләгән идең?“ – дип тә сорап куя. Техникумга укырга кергәнне ишеткәч: “Алайса, син энем укуыңны дәвам ит, шундый киңәш бирәм“, – ди. Акыллы җитәкченең акыллы киңәше егетнең алдагы язмышын хәл итә.
Техникумда укыганда да гомуми торакта столяр хезмәтен башкара. Тәрәзә пыялалары куя, өстәл, урындык, шифоньер, тумбочкалар, ишекләр төзәтә. “Хезмәт хакы 62 сум, 20 сум стипендия түләделәр“, – ди ул.
Өстәвенә “ФЭД-2“ фотоаппараты да бар, аны үзеннән калдырмый. Фотоларны үзе ясый.
Районыбызның хөрмәтле кешесе
Техникумны уңышлы тәмамлап Яңа Кенәр сельпосына эшкә кайта. 1972 елда Яңа Кенәр кызы Фәния белән гаилә корып ике кыз үстерәләр. Дүрт онык-лары, бер оныкчыклары бар.

Габделбәр Гарифҗан улы лаеклы ялга чыккач та өйдә утырмый. Күп еллардан бирде Яңа Кенәр авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе, районның иң актив ветераннарының берсе. Республика, район газеталарында гади хезмәт кешеләре турындагы матур язмалары басылып тора, проблемаларны да читләтеп үтми.
Габделбәр аганы матур юбилее белән котлыйбыз, тормыш юлдашы Фәния ханым белән озак еллар балаларының, кияүләренең, оныкларының игелекләрен күреп гомер итәргә язсын.
Нет комментариев