Дөньяда бик күп һөнәрләр бар. Сайлаган һөнәренә гомер буе тугры калып, үзенең бөтен тормышын, йөрәк җылысын башкаларга өләшүчеләр исә аерым хөрмәткә лаек. Татарстанда игълан ителгән фидакәрь хезмәт елы уңаеннан, Шекә авылында гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, хезмәт елларында фидакарьлек үрнәге күрсәткән өлкән укытучыларыбыз белән җылы очрашу узды.
Соклангыч һәм тирән мәгънәле тормыш юлы үткән мөгаллимнәребезне олылау кебек изге максатны күздә тоткан бу кичәдә авылыбыз мәктәбендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан мөгалимнәребез катнашты.
Кичәнең төп өлеше өлкән укытучыларның истәлекләренә багышланды. Ветераннарыбыз, үзләренең эшкә яңа килгән беренче көннәрен, беренче укучыларын һәм укыту елларындагы иң кызыклы, үрнәк булырлык вакыйгаларны искә төшерделәр, истәлекле фотолар карадылар. Барлык яшьлек истәлекләрен һәм хәтирәләрне барлагач, һәркемнең йөрәген аеруча дулкынландырган "Картая мени соң йөрәк" җырын башкардылар.
"Чираттагы педсоветка" җыелып төрле тәрбияви ситуацияләрне чиштеләр. Мәктәп программасын искә төшереп, татар һәм рус әдәбиятыннан өзекләрне таныдылар. Заманча яшьләр сүзлеген барлап, хәзерге яшьләрнең, оныкларының сүзләрен ничегрәк аңлауларын күрсәттеләр.
Укытучы сумкасын тутырып, эшләгән елларында өйгә алып кайтып дәфтәр тикшерү хәтирәләрен искә алдылар. «УКЫТУЧЫ» сүзенең һәрбер хәрефенә мөгаллим һөнәренә туры килә торган гүзәл, тирән эчтәлекле һәм матур сыйфатлар барлау уены укытучыларда зур кызыксыну уятты. Бу уен укытучыларның зыялылыгын һәм сүз байлыгын кабат күрсәтте.

Кичәнең чираттагы дини һәм рухи өлеше аеруча тирән булды. Биредә безнең арадан киткән, бүгенге көндә мәрхүм булган авыл укытучыларының исемнәре барланды. Аларның авыл мәгарифе үсешенә керткән олы хезмәтләре искә алынды, аларның рухларына багышлап догалар кылынды.
Китапханәнең җылы мохитендә, кайнар чәй һәм милли сыйлар артында эчкерсез сыйлану һәм хезмәттәшләрнең аралашуы дәвам итте. Укытучылар бергәләп үткәннәрне искә алуга чиксез шат булуларын белдерделәр.
Бәйрәм күңелләрдә якты хисләр калдырган «Бер вакыт кына» җырының моңлы авазлары белән тәмамланды. Кичә кунакларыбызга онытылмас рухи азык, күңел күтәренкелеге бүләк итте.Укытучылар авылда шундый җылы очрашулар оештырып торган өчен китапханәчегә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы, Шекә авыл китапханәчесе
Нет комментариев