erid:2VtzquqpS7d
Грипптан вакцина ясатыр вакыт
Арча яңалыклары

Грипптан вакцина ясатыр вакыт

Иң кулай вакыт.

Табиб Чулпан Сидыйкова.Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.

– Чулпан Равиловна, көзгә кердек, кышка да озак калмады. Грипп турында сөйләшер вакыт.

– Грипп киң таралган, вируслар китереп чыгара торган җитди чир. Ул көзге-кышкы чорда кискенләшеп китә. Гриппны башка салкын тиеп авырулардан аеруы кыен. Шуңа күрә аны күпләр гадәти бер салкын тию генә дип кабул итә.

– Билгеләре?

        – Вирус йоктырган очракта температура югары күтәрелә, баш каты авырта һәм гәүдә, тән сызлана. Күп очракта каты итеп йөткертә. Коры йөткерү бу. Йөткергән вакытта күкрәк турысы авырта. Бит, күзләр кызаруы ихтимал. Авырту билгеләре 3-5 көн дәвам итә. Дәваланган очракта авыру савыга башлый.

    Гриппның хәтәрлеге нидә?

       – Грипп төрле катлаулылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Үпкә ялкынсынуы, йөрәк-кан юллары, хроник авырулар кискенләшеп китүе ихтимал.

       – Грипп ничек йога?

       – Грипп авырган кешедән йөткерү, төчкерүләр, якын килеп сөйләшкән, сулыш алган вакытта һ.б. аша йога. Вирус бик тиз тарала. Йоктырганның беренче көненнән үк вирусны башкаларга ияртү куркынычы туа.

       – Бүген Арча районында грипп белән авыру очраклары бармы?

-- Әлегә районда грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Ә авырмас өчен сакланырга, узеңне һәм якыннарыңны грипптан саклау өчен вакцина ясатырга ин кулай вакыт.Вакцина ясатырга.

 – Бу турыда киңрәк.

       – Прививка ясау кампаниясе гадәттә сентябрь-октябрьдә башлана. Салкыннар башланганчы иммунитетны ныгыту өчен шулай эшләнә. Иң нәтиҗәле һәм исбатланган ысул бу. 

      – Вакцинага шикләнеп караучыларга ни диярсез?

      – Заман вакциналары алар безнең иммунитетны ныгытучы иң куркынычсыз чаралар. Аларда вирусның бик аз күләмдә, актив булмаган фрагментлары бар. Бу исә вакцина ясаткан очракта грипп белән авыру куркынычы тудырмый. Барлык вакциналар да дәүләт сертификациясенә ия, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Организмда вакцина вируска каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгаруга ярдәм итә. Кышкы чорда организм грипп вирусы белән очрашкач, шул тэнчеклэр вирусны юкка чыгара яки кеше җиңелчә генә авырый. Барлык кешеләргә дә гриппка каршы вакцина ясарга киңәш итәбез.

    – Кемнәргә бигрәк тә вакцина ясатырга кирәк?

    – Бигрәк тә вакцинаны балаларга һәм олы яшьтәгеләргә, хроник авырулы кешеләргә, сәламәтлек, мәгариф системасында, транспортта эшләүчеләргә, халыкка хезмәт күрсәтүчеләргә,  авырлы хатыннарга ясатырга кирәк.

 Ни өчен авырлы хатыннарга прививканы ясатырга?

     – Прививканы ясатыргамы – юкмы, аны йөклелекне күзәтүче табиб хәл итә. Авырлы хатыннарга  икенче өч айлыктан башлап бары тик тере булмаган вакцина ясала

     – Арча үзәк хастаханәсенә вакциналар кайттымы?

– Әйе, районга вакциналар кайтты.

– Ниндиләр?

– Олыларга – Флю-М, балаларга 6 айдан соң һәм авырлы хатыннарга икенче оч айлыктан ясау очен УЛЬТРИКС КВАДРИ һәм СОВИГРИПП вакцинасы кайтты.

– Вакциналар районда кайларда үткәрелә?

– Вакциналар көн саен эш сәгатьләрендә Арча поликлиникасында прививка бүлмәсендә, ФАПларда, амбулаторияләрдә, Яңа Кенәр участок хастаханәсендә ясала. Моның өчен башта үзеңнең участок табибыңа барып,   сәламәтлек торышыңа карап, прививкага рөхсәт алырга кирәк. 

– Табибка чират торасы килми бит әле ул.

– Гриппка каршы прививка ясатырга рөхсәт алу өчен табибка чират торасы юк һәм алдан язылырга да кирәкми. 

– Ә вакцина ясатырга теләгән бөтен кешегә дә җитәрме?

– Вакцина ясатырга теләгән һәркемгә җитә. 

– Прививкадан тыш грипптан тагын ничек сакланырга?

– Кулларны даими юып торырга, кирәк булганда битлек кияргә, бер-береңә якын килмәскә, кимендә ара 1 метр булырга тиеш, кеше күп булган ябык биналарга кермәскә, бүлмәләрне даими җилләтеп торырга, йөткергәндә, төчкергәндә салфетка кулланырга. Болар барысы да өстәмә саклану чаралары. Ә иң нәтиҗәлесе – вакцина. Бүгеннән вакцина ясата аласыз. Авырмагыз!

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев