erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга 350 мең сум түләү кертергә планлаштыралар

Түләүне билгеләү һәм бирү тәртибе карар проектының гамәлгә керүе белән төгәл билгеле булачак.

Татарстанда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга икенче һәм аннан соңгы балалары туганда бер тапкыр 350 мең сум күләмендә түләү бирүне планлаштыралар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, түләүне 2032 елның 1 гыйнварына кадәр икенче һәм аннан соңгы балалары туган 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга бирү күздә тотыла.

Түләүне алу өчен хатын-кызның Россия Федерациясе бюджет системасында салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре буенча бурычы булмаска тиеш.

Шулай ук пособиегә гариза белән бала туган көннән алып алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев