erid:2VtzquqpS7d
Гариф Ахуновның якты истәлегенә имәннәр утыртылды
Арча яңалыклары

Гариф Ахуновның якты истәлегенә имәннәр утыртылды

Әлеге чара — күренекле якташыбызның иҗади мирасын барлау, туган як тарихын саклау һәм буыннар бәйләнешен ныгытуның матур үрнәге.

Татарстанның Халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 101 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре һәм район ветераннары катнашында истәлекле чара узды.

Чара кысаларында бүгенге көндә картадан юкка чыккан, әмма кешеләр күңелендә мәңгелек эз калдырган Кече Өчиле авылына махсус «Нигез» экскурсиясе оештырылды. Катнашучылар язучының балачак сукмакларыннан узды, аның тормыш юлы һәм бай иҗаты турында искә алды.

Экскурсиянең тагын бер матур өлеше — данлыклы «Ахун» чишмәсе буенда имәннәр утырту булды. Чарада катнашучылар фикеренчә, бу агачлар Гариф Ахуновның якты истәлеген саклаучы символга әверелеп, киләчәк буыннар өчен дә тарих һәм хәтер билгесе булып үсәчәк.

Чыганак: "Казан арты" тарих-этнография музее


Арча хәбәрләре

Нет комментариев