Аделинаның һәр уңышы — аның тырышлыгының, талантының һәм остазының зур хезмәтенең матур нәтиҗәсе.
Арча сәнгать мәктәбе укучысы Аделина Нуретдинова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы стипендиясенә лаек булды.
Музыка бүлегендә белем алучы Аделинаның иҗади уңышлары турында моңа кадәр дә хәбәр иткән идек. Ул илнең төп музыкаль проектларының берсе — «Белый пароход» бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, үзенең сәләтен зур сәхнәдә күрсәтте.
Хәзер яшь талантның уңышлары республика күләмендә дә югары бәяләнде. Аделина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем алучы, уку һәм иҗатта зур нәтиҗәләргә ирешкән сәләтле укучыларга һәм студентларга бирелә торган исемле стипендиясенә ия булды.
Әлеге бүләк Аделинага 2025–2026 уку елында уку һәм иҗат өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен тапшырылды.
Аделинаны һәм аның укытучысы Гөлнара Гараеваны әлеге матур уңышлары белән котлыйбыз! Яшь талантка киләчәктә дә зур иҗади уңышлар, яңа җиңүләр һәм биек үрләр телибез!
Нет комментариев