23 сентябрьдә Татарстанда антициклон йогынтысында урнашкан җылы һәм коры һава торышы дәвам итәчәк. Синоптиклар явым-төшем ихтималының түбән булуын фаразлый.
Татарстанда бүген дә җылы һәм
Республикада күк йөзе алмашынучан болытлы булачак. Төнге сәгатьләрдә барлыкка килгән томан иртәнге вакытта кайбер районнарда сакланырга мөмкин.
Көн дәвамында көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 4–9 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +7...+12 градус тәшкил итсә, көндез җылы һава торышы урнашачак.
Татарстан районнарында термометрлар +22...+27 градус күрсәтәчәк. Казанда көндез +23...+25 градус җылы булуы көтелә.Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көн дәвамында сизелерлек явым-төшем көтелми.
Нет комментариев