Тиешле карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул итте.
Татарстанда күпбалалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге урынына акчалата түләүне сайлау мөмкинлеге каралган. Хәзер әлеге түләүнең күләме 200 мең сумнан 234 мең 321 сумга кадәр арттырылды.
Алга таба түләү күләме ел саен индексацияләнәчәк. Индексация 1 февральдән гамәлгә ашырыла, ә коэффициентны Россия Федерациясе Хөкүмәте билгели.
2026 елның 16 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда җир кишәрлеге алуга чиратта 72 610 гариза бирүче исәпләнә. Шулар арасыннан 277 гаилә җир кишәрлеге урынына акчалата түләү алуны сайлаган, дип хәбәр итә "Татар информ".
Нет комментариев