Түләүләрне бирү тәртибен Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгына эшләргә кушылган.
Татарстанда 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханыннан (БДИ) югары нәтиҗәләр күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр кертелде.
Тиешле карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
БДИда бер фәннән 100 балл җыйган чыгарылыш укучысына 15 мең сум, ике фәннән 100 балл алган укучыга 25 мең сум, ә өч фән буенча максималь нәтиҗә күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучысына 35 мең сум түләнәчәк.
2026 елда Татарстанда 408 чыгарылыш сыйныф укучысы 460 тапкыр 100 балллык нәтиҗә күрсәткән. Бу соңгы алты елдагы иң югары күрсәткеч булып тора.
Нет комментариев