erid:2VtzquqpS7d
Арчалар Витебскида узучы союз слётында Татарстан данын яклый
Арча яңалыклары

Арчалар Витебскида узучы союз слётында Татарстан данын яклый

Арчадан барган осталарыбызга уңышлар телибез!

Беларусь Республикасының Витебск шәһәрендә «Без актив озын гомер өчен» («Мы за активное долголетие») исемле союз слёты уза. Анда сигез төбәк вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасыннан әлеге чарада 40 кеше катнашса, аларның дүртесе — Арча районыннан.

Слётта Арча районыннан кул эшләре осталары Танзилә Вәлиева, Гөлфия Мәсгүмова, Нәсимә Гарифуллина һәм Рузидә Сөләйманова катнаша.

Якташларыбыз чара кысаларында үзләренең осталыкларын да күрсәтә. Танзилә Вәлиева һәм Гөлфия Мәсгүмова чигү буенча мастер-класс үткәрә. Рузидә Сөләйманова татар түбәтәйләрен чигү серләре белән таныштыра. Ә Нәсимә Гарифуллина мамык шәл бәйләү буенча мастер-класс уздыра.

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев