erid:2VtzquqpS7d
Җир эшкәртүнең сере бар
Арча яңалыклары

Җир эшкәртүнең сере бар

Бу кызыклы.

Айванда Гатауллина И.Х. крестьян-фермер хуҗалыгында җир эшкәртәләр. Тик моның сере бар! Тракторлар (Беларусь) артыннан ПЧ-2000 агрегаты бара. Ул туфракны өстән аска әйләндермичә генә йомшарта. Болай дым яхшы саклана, үсемлекләрнең тамырлары яхшы үсә.

Төп яңалык: Бу гади техника түгел! Агрегатны хуҗалыкта үз куллары белән ясаганнар. «Чит ил техникасыннан отышлырак булган үз коралыбызны ясарга булдык», — ди җитәкче. Авыл хуҗалыгы — ул яңалыкка омтылыш. Эшләрендә уңышлар телик! 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев