erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга бизнес алып баруда ярдәм күрсәтел
Арча яңалыклары

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга бизнес алып баруда ярдәм күрсәтел

Ярдәм чаралары «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

2026 елда Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы 124 кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына бизнесны башлау һәм үстерү өчен дәүләтнең финанс булмаган ярдәме күрсәтелде.

ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге кысаларында аларга укыту һәм консультация хезмәтләре тәкъдим ителде.

Эшмәкәрләр шулай ук продукцияне алга җибәрү һәм брендлау, сертификацияләү, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, күргәзмә һәм ярминкәләрдә катнашу чыгымнарының 90 процентына кадәр компенсация алу мөмкинлегенә ия.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев