Күңелле мизгелләргә, балаларның шат авазларына һәм матур тәэсирләргә бай очрашу тиз генә үтеп китте. Укучылар чарадан күтәренке кәеф белән таралышты.
Шәһәр паркында Арча 3нче мәктәбе озайтылган көн төркемендә укучы балалар өчен күңелле мәдәни-уен программасы узды.
Чараны музей хезмәткәрләре оештырды. Балалар өчен төрле милләт вәкилләре образында чыгыш ясаучы алып баручылар махсус милли киемнәрдә булдылар. Алар укучыларны төрле халыкларның мәдәнияте һәм традицион уеннары белән таныштырды.
Балалар хәрәкәтле уеннарда катнашты, җитезлектә көч сынашты, милли көйләргә биеде, табышмакларга җавап бирде һәм тапкырлыгын сынады.
Чыганак: "Казан арты" тарих-этнография музее
Нет комментариев