«Татмедиа» Татарстандагы социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар эшчәнлеген яктыртуга багышланган журналистлар конкурсын игълан итте. Гаризалар 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурсның гомуми приз фонды — 400 мең сум.
Бәйгедә журналистлар, авторлар һәм биш кешегә кадәр булган иҗат коллективлары катнаша ала. Эшләр дүрт номинациядә кабул ителә: телевидение, радио, басма матбугат һәм интернет.
Һәр номинациядә беренче урынга — 50 мең, икенчегә — 30 мең, өченчегә 20 мең сум каралган. Конкурска 2025 елның 10 ноябреннән 2026 елның 30 октябренә кадәр әзерләнгән материалларны тәкъдим итәргә мөмкин.
Нет комментариев