erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

ТР Дәүләт Советы бүген көзге сессияне ача

Парламентның 24 нче утырышы көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән ун республика законы проекты.

VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы бүген көзге сессияне берьюлы ике утырыш белән ачачак. Сәгать 10 да башланачак республика парламентының 23 нче утырышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасын укыячак. Ә 14 сәгатьтә 24 нче утырыш булачак.

Парламентның 24 нче утырышы көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән ун республика законы проекты. 

Депутатлар беренче укылышта 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы, ТР Дәүләт символлары турындагы, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы, халыкка адреслы социаль ярдәм турындагы, Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы закон проектларын караячак, диелә Татар-информ хәбәрендә


Нет комментариев