erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан кызлары суга сикерүдә Спартакиада призёры булды

Дарья Демидова белән Кира Хәйруллина суга сикерү буенча Россия халыклары Спартакиадасында Татарстан җыелма командасына бронза медаль китерде.

 

Татарстан спортчылары 10 метрлы манарадан синхрон сикерүдә уңышка иреште. Дарья Демидова һәм Кира Хәйруллина чыгышы нәтиҗәсендә 204,90 балл җыеп, өченче урынны яулады.

Алтын медаль Мәскәүдән Александра Кедрина һәм Екатерина Беляевага бирелде — аларның нәтиҗәсе 284,16 балл тәшкил итте. Санкт-Петербург вәкилләре Анна Конаныхина һәм Мария Бруенок 259,08 балл белән икенче урынга чыкты.

Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярыш нәтиҗәләре республика спортчыларының суга сикерүдәге осталыгын һәм команда составының әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев