erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда Татарстанның иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен билгеләделәр

Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен «Туган Тел Фестивале-2026» республика һөнәри конкурс-премиясе финалы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, шулай ук «Бала-Сити» АНО җитәкчесе Альбина Насыйрова катнашты.

Конкурска барлыгы 74 заявка бирелгән. Фестивальнең йомгаклау сынавында 15 финалист катнашты. Катнашучылар жюри әгъзаларына үзләренең иң әһәмиятле педагогик табышларын күрсәттеләр.

Номинацияләрдә Эльвира Билалова (Казан), Ерина Зарафетдинова (Казан), Айсылу Латыйпова (Буа), Гөлназ Бәдертдинова (Казан) һәм Гөлчирә Шәйхетдинова (Мамадыш) лауреатлар булдылар.

Педагогика фәннәре докторы, профессор, галим Резеда Мөхәммәтшина премиясен Зөлфия Гаффарова (Алабуга) алды. ЧЫГАНАК


Нет комментариев