Соңгы елларда, журналист буларак, урманчылар ярышын язарга туры килде. Ел да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен ярышлар белән билгеләп үтәләр алар. Ярышны карап, урманчылар белән сөйләшеп, урман һавасын сулап, уен–көлке тыңлап, ял итеп кайтам.
Һәр баруымда иң яшь урманчы Марсель Низамиев белән сөйләшми калмыйм. 2023 елда Тукай урманчылыгында үткән ярышта Марсель Низамиев: “Быел Лубян техник урман көллиятен тәмамлап кайттым”, – дип сөйләгән иде. Ә инде 2025 елда урманчылар ярышында Марсель Псковта армия хезмәтендә булып кайткан иде инде. Һәм яңа гына өйләнгәнен дә белдек.

Ә бу юлы яшь белгечне редакциягә кунакка чакырдык. Марсель Лесхоз мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, урманчыларны әзерләүче Лубян техникумында 4 ел укый. Бүген ул авыл хуҗалыгы университетында читтән торып урман эше бүлегендә белем ала. Ә ни өчен нәкъ менә урманчы һөнәрен сайлаган?
– Малай вакыттан урманда үстем мин, – дип сөйли ул. – Үрнәк авылында туып–үстем. Әтием Илдар урманда эшли. Әнием Гүзәл укытты. Бабай Әлиф 40 елдан артык урманчылыкта эшләде. Абый Айрат та урманчы. Бабай ат белән урманга йөрде. Ияреп урманга мин дә барам. Баганалар утыртабыз, утын алып кайтабыз. Менә шулай урман якын булып күңелгә кереп калган... Техникумны тәмамлагач, башта ике ел урман торгызу буенча инженер булып эшләдем.
Хәзер бер елдан артык Сурнар урманчылыгының участок җитәкчесе.
- Нәрсәгә инде миңа бу урман, дип әйтмисезме?
- Юк, алай дип әйтмим. Урманны яратам. 6–7 сыйныфтан инде мин Лубян урман техникумына барам, дия идем. Авыл җире, урман...
- Сез нинди эш башкарасыз?
- Контроль, саклау, урманны дөрес итеп кисү, ул бит алай ансат кына тоттым да урман кистем түгел, аның тәртибе бар, кайсы агачны кисәсен дөрес итеп сайларга кирәк, авырткан, карт агачларны кисәсен билгелисең һ.б.
- Районда иң карт агачлар ничә яшьлекләр?
- 100 еллык, 110–120, аннан картырак агачлар да бар. Гадәттә алар нарат, чыршы, юкә, каеннар. Сыйфатлары әйбәт булса, алар төзелеш материалларына, бура һ.б. тотыла.
- Урман хуҗалыгы хәзер ике оешма, сез кайсында эшлисез?
- Аның берсе – “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесе (җитәкчесе Шамил Хәйруллин), икенчесе – “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениесе (директоры Нияз Сәләхов). Мин “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесендә эшлим. Безнең оешма урман хуҗалыгын контрольдә, игътибарда тота. Ә “Арча урман хуҗалыгы” учреждениесе хезмәткәрләре урманны саклау, үстерү, җитештерү вазыйфаларын башкара. Бездә күрше-тирә авыллардан да килеп эшлиләр. Күлтәс, Пошалымнар, Сурнар, Казанка, Апайкина–Гарь, Арчадан да эшләүчеләр бар. Кемдер эшкә Арчага, Казанга йөри, ә кемгәдер Арча урманчылыгында эшләү ошый.
- Әгәр дә эш сорап килсәләр, эшкә алалармы?
- Әйе, алалар.
- Сер булмаса, иң күп хезмәт хакын кемнәр ала?
- Камазчыларның, механи-заторларның хезмәт хакы 100 мең сумлап.
- Ә сезнең үзегезнең “КамАЗ”га, тракторга утырасыгыз килмиме?
- Минем трактор таныклыгы бар. Кайчакта тракторга утырам.
- Менә әле яңа, бу атнада, урманчыларның ярышы булды. Ярышта сез ел да катнашасыз, быел да катнаштыгызмы?
- Әйе, безнең үзебезнең команда, урманчыларыбыз бар бит. Катнаштык. Участок җитәкчеләре ярышында 1нче урынны алдым һәм урманчылык буенча да безнең команда 1нче урынны яулады. Республика күләмендә дә ярышлар үткәрелә. Анда да катнашабыз.
- Бүген урманнар нинди хәлдә?
- Урманнар арта. 5 ел элек Татарстанның урман өлеше 17 процент иде. Хәзер 22 процент. Без урманны үстерәбез. Кистең дә – оныттың, андый караш юк. Контроль, күзәтчелек бик каты. Урманны чистартып, яшьләрен утыртып торабыз. Питомникта яшь агачларны утыртырга үстерәбез. Безнең урманнарда чыршы белән нарат агачлары күбрәк.
- Яңа төр корткыч бөҗәкләр күренәме?
- Юк, читтән кайткан яңалар юк.
- Хәзер аюлар турында күп сөйлиләр. Безнең урманнарда аю бармы?
- Әйе, аюлар күбәя. Ул безнең урманнарда да бар. Минем үзләрен күргәнем юк, әмма эзләрен күргән булды. Аучыларның фотоловушкасына да эләккәне бар. Бүреләр дә бар. Алар гадәттә бер җирдән икенче урынга күчеп йөрүчән.
- Урманда нинди транспортта йөрисез? Атта йөрү юктыр инде ул хәзер.
- Гадәттә “Нива”, “УАЗ” машиналарында йөрибез. Юллар начар түгел. Батмыйча урманга кереп була. Халык урманга җиләккә, гөмбәгә, мунча миллеге җыярга йөри.
Әнә шулай, Марсель белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Чаңгыда йөрергә ярата. Ярышларда катнашып, призлы урыннар ала. Шук малай вакытларын да искә төшереп алдык. Исән–сау эшләргә, матур итеп яшәргә язсын!
Нет комментариев