Остаханәдә беренче думбра, курай һәм даф инде ясалган.
Әлмәттә «Алмет» иҗтимагый үзәгендә төрки музыка кораллары ясау буенча яңа остаханә ачылды. Аның бер юнәлеше татар кураен булдыру булачак, дип хәбәр итте «Нефтяные вести» газетасы. Остаханәдә беренче думбра, курай һәм даф инде ясалган.
2022 елда «Татнефть» Әлмәткә Казахстан, Үзбәкстан, Калмыкия, Горно-Алтайск, Якутия, Башкортостан һәм Татарстаннан осталар һәм музыкантлар җыйды. Алар традицион музыка коралларын тәкъдим иттеләр һәм аларны ясау үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Шул ук вакытта «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов татар музыка коралларының үз остаханәсен булдыру идеясен әйтте. ТУЛЫРАК
Нет комментариев