erid:2VtzquqpS7d
Арча ветераннары машина йөртү осталыгын сынады
Арча яңалыклары

Арча ветераннары машина йөртү осталыгын сынады

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Өлкәннәр көне алдыннан Арча районында ветераннар өчен машина йөртү осталыгына багышланган үзенчәлекле бәйге узды. Анда катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм руль артында үз-үзләрен ышанычлы тотуларын күрсәтте. Чараны Арча районы ветераннар советы, ДОСААФ һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе оештырды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.

Төрле сынаулар вакытында ветераннар машина йөртү күнекмәләрен, игътибарлылыкларын һәм юлдагы төрле хәлләрдә дөрес карар кабул итә белүләрен күрсәттеләр. Күп еллар дәвамында руль артында тупланган тәҗрибә биремнәрне үтәгәндә дә ярдәм итте.

Мондый чаралар өлкән буын вәкилләренең актив тормыш рәвешен саклап калуына, аралашуына һәм үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карауына мөмкинлек бирә. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев