Хәзерге вакытта мәчет төзелеше өчен мәйдан әзерләү эшләре алып барыла.
Татарстан башкаласында яңа мәчет төзелеше башлануга әзерлек эшләре бара. Ул республика тарихындагы мөһим вакыйга – Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”.
Республикада тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга бәйле эшләр дәвам итә. Шул ук вакытта Идел Болгарстанында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән проектлар да тормышка ашырыла.
«Казанда инде шул ук исемдәге мәчет төзелеше өчен мәйдан әзерләү эшләре алып барыла», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, булачак мөселман комплексы Казанның архитектура йөзен тулыландырачак. Яңа мәчет республика башкаласының тарихи һәм мәдәни киңлегендә мөһим урын алып торыр дип көтелә.
Нет комментариев