erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Балаң дөрес сөйләшсен

Бала белән татар яки рус телендә дөрес итеп сөйләшү мөһим. “Бала телендә” сөйләшергә ярамый.

Баланың бөтен хәрефләрне дә ачык итеп әйтеп, дөрес итеп сөйләшүе бик тә мөһим.  Әгәр дә баланың сөйләмендә тайпылышлар була икән, андыйлар гадәттә үз эченә бикләнүчән була. Хәтта бу кимчелекләр баланың акыл үсешенә зыян салырга, психикасы бозылырга мөмкин. Укуда да артта калуы ихтимал. Сабыйның сөйләмендәге кимчелекләргә вакытында игътибар итәргә кирәк. Ул кимчелекләрне төзәтү өстендә 3–4 яшьтән шөгыльләнә башламасаң, вакыт үткән саен кыенрак булачак. Кайбер хәрефләрне (“р” һ.б.) әйтә алмау, авазларны бозып әйтү, басымнарны ялгыштыру, авазларны йоту, иҗекләрне бутау – болар бар да балалар сөйләмендә төп кимчелекләр булып тора. Әгәр дә бу кимчелекләр 3–5 яшьтә бетмәсә, белгечкә – логопедка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Логопед баланың кимчелекләрен ачыклап, аерым программа төзи. Белгеч кенә түгел, бала белән өйдә дә шөгыльләнергә кирәк.

Берничә киңәш тәкъдим итәбез. Теш казнасы һәм тел мускулларын ныгытырга кирәк. Тупас, каты ризыкны чәйнәү, авызны чайкау, кабарту, авыздагы һаваны әле бер якка, әле икенчесенә күчерү һ.б. файдалы.

Бала белән татар яки рус телендә дөрес итеп сөйләшү мөһим. “Бала телендә” сөйләшергә ярамый. Кыска шигырьләр һәм әкиятләр укырга кирәк. Бала белән еш сөйләшегез, аның сорауларына түземлек белән җавап бирегез. Бала сорауларны еш бирә икән, аны моның өчен мактагыз, үсендерегез.

Башта көзге каршында авыз белән төрле күнегүләр ясасаң әйбәт. Баланы ялыктырырга ярамый. 15–20 минут җитә. Вак моториканы үстерү өчен төрле күнегүләр эшләргә киңәш итәбез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бала тотлыкса, сөйләм сулышын, темп һәм ритмны үстерергә булышучы музыка дәресләре нәтиҗәле. Әлбәттә, дәрес күңелсез булырга тиеш түгел. Ул мавыктыргыч уен булырга тиеш. Тыныч мохиттә баланы мактый-мактый үсендереп шөгыльләнергә киңәш итәбез.

Гүзәл Фәхриева,

Арчаның 4нче балалар бакчасының

Укытучы-логопеды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X