Арча районының “Яңарыш” агрофирмасында үстерелгән тананы Мәскәүдә уза торган “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстанның сөт терлекчелеге өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итә.
Казанда узган “Агроволга-2026” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында сөт юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр арасында “Агроволга гүзәле” бәйгесе үткәрелде. Анда Арча районының “Яңарыш” агрофирмасы беренче урынга лаек булды.
Бүген агрофирма үз казанышларын Мәскәүдәге “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим итә. Биредә илнең төрле төбәкләреннән авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең җитештерү нәтиҗәләре һәм алдынгы тәҗрибәләре белән таныштыра. Бу хакта район башлыгы Алмаз Хисаметдинов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
“Агрофирмага сөт җитештерү юнәлешен үстерүдә уңышлар, яңа үрләр телибез”, – дип язган ул.
Нет комментариев