2 октябрь көнне Арчаның 8 нче балалар бакчасының уртанчылар төркемендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган күңелле очрашу узды.
Кичәдә Арча мәдәният йортында эшләүче «Хәзинә» фольклор коллективы «Аулак өй» күренешен тәкъдим итеп, әби-бабайларыбызны яшьлек елларына алып кайтты. Ә аннары оныклар белән бергә җырлап-биеп, уйнап, чәй өстәле артында күңелле аралаштылар. ❤️
- Бәйрәм җылы, эчтәлекле һәм онытылмас мизгелләргә бай булды. Өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм оныкларының кадер-хөрмәтен күреп яшәүләрен телибез, - дип язган безгә әлеге балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлгенә Шакирова
Нет комментариев