erid:2VtzquqpS7d
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Кул җылысы» дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә узды
Арча яңалыклары

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Кул җылысы» дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә узды

Күргәзмә-ярминкәдә катнашучылар киләчәктә дә шундый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикер белдерделәр. Чөнки мондый чаралар өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен күрсәтергә генә түгел, ә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга, кул эшләренә булган кызыксынуны арттырырга да ярдәм итә.

Бүген районыбызның «Казан арты» тарих-этнография музеенда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Кул җылысы» дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә узды, дип хәбәр ителә район мәдәният йорты МАКС каналында.

Күргәзмәдә өлкәннәребезнең тырышлыгы, осталыгы һәм күңел җылысы белән башкарылган кул эшләре тәкъдим ителде. Биредә чигелгән картиналар, урындыкларга япмалар, шәлләр, оекбашлар, бияләйләр һәм башка бик күп иҗат җимешләрен күрергә мөмкин иде.

Һәр эш үзенчәлеге белән игътибарны җәлеп итә. Аларны башкарганда осталар фантазияләрен эшкә җигеп, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләрен кулланган. Зәвык белән, зур тырышлык куеп ясалган кул эшләренең һәрберсе озаклап сокланып карарлык.

Чара барышында өлкәннәр яшь чакларын да искә алдылар. Алар аулак өйләрдә җыелып, бәйләү буенча үзара ярышуларын, төрле уеннар уйнауларын кызыклы итеп сөйләделәр. Үткәннәрне искә алу бүгенге очрашуга аерым бер җылылык өстәде.

 


Нет комментариев