erid:2VtzquqpS7d
Шахмат буыннарны берләштерә
Арча яңалыклары

Шахмат буыннарны берләштерә

Өлкәннәр арасыннан 10 тәҗрибәле шахматчы һәм 13 яшь шахматчы такта артында үз көчләрен сынады.

 «Шахмат буыннарны берләштерә» — бу гади сүзләр генә түгел. Арча укучылар сараенда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ел саен үткәрелә торган шахмат турниры бу фикернең ачык дәлиле.

7 октябрьдә ярышта ике буын вәкилләре очрашты. Өлкәннәр арасыннан 10 тәҗрибәле шахматчы һәм 13 яшь шахматчы такта артында үз көчләрен сынады. Һәр партиядә киеренке көрәш барды: уенчылар һәр йөрешне уйлап, көндәшенең алдагы адымын алдан күрергә тырышты.

Шул ук вакытта турнирда үзенчәлекле җылы атмосфера хөкем сөрде. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе белән яшьләрнең энергиясе берләшеп, шахмат тактасы артында буыннар арасында җанлы аралашу өчен мөмкинлек туды.

Ярыш өлкәннәр командасының 36,5:33,5 исәбе белән җиңүе белән тәмамланды. Әмма турнирның төп нәтиҗәсе — саннарда түгел. Иң мөһиме — шахмат аша төрле буын вәкилләренең аралашуы, бер-берсенә хөрмәт күрсәтүе, тәҗрибә уртаклашуы һәм үзара илһамлануы.

Чара ахырында җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Өлкән уенчылар:
1. Мәхмүт Ногъманов
2. Айдар Яхин 
3. Равил Яруллин
4. Рафаэль Хабибуллин
5. Исмәгыйль Арсланов
6. Зикирилло Исмоилов 
7. Габдельнафыйк Фаттахов
8. Даниял Минзянов 
9. Камил Фатыхов
10. Марсель Халилов 

Яшь уенчылар:
1. Глеб Стеблев
2. Әмир Сафиуллин 
3. Алмаз Гатин
4. Азамат  Хәйретдинов
5. Альмир Сөләйманов
6. Салих Вафин
7. Кәрим Әюпов 
8. Раниф Мостафин
9. Чулпан Мостафина
10. Нияз Загидуллин
11. Данияр Галәветдинов
12. Абдуррахман Исмоили
13. Идрис Исмоили


Нет комментариев